Минем мәктәп: Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге икенче номерлы гимназия

Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге икенче гимназия туган телдә белем һәм тәрбия бирү буенча якты бер кояш кебек. Бездә бик иҗади укытучылар эшли һәм алар иҗат утын балалар күңеленә дә сала беләләр. Укучылар иҗатын туплап, “Мин дөньяны ачам”, “Тәүге имтихан”, “Күңел дәфтәре” исемле җыентыклар басылып чыкты. Ел саен гимназиядә М.Вахитов исемендәге Россия дәрәҗәсендәге фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы драма театры белән уртак проект – “Тылсым” студиябез дә бар. Гимназиянең үз газетасы да чыга. Гимназиябездә “Ике яр”, “Мизаж”, “Әбау” вокаль-инструменталь ансамбльләре оешты. Гимназия үзенең көрәшчеләре белән дә дан тота. Егетләребез Татарстан Республикасы беренче Президенты кубогы бәйгесендә, Көрәш буенча Татарстан һәм Россия беренчелегендә җиңү яуладылар. Без үзебезнең бай тарихлы гимназиябездә укуыбыз белән горурланабыз. 20 нче гасыр башында Чаллыда яңача укытуга юнәлгән беренче мәктәп буларак ачылган ул. Мәктәптә дини белем бирү белән беррәттән дөньяви фәннәр дә укытыла башлый. 1919 нчы елда ул татар совет мәктәбе итеп үзгәртелә. Ә 1920 нче елда мәктәпкә танылган шәхес е бирелгән
Back to Top