Минем мәктәп: Казан шәһәренең 4 нче гимназия укучылары

Бездә уку күңелле! Сезнең мәктәптә укучыларны дәрескә кыңгырау тавышы чакырамы? Ә бездә дәрес алдыннан танылган композитор Сара апа Садыйкова язган көй уйный! Ни өчен шулай, дип аптырамагыз. Гимназиябез Сара Садыйкова исемен йөртә. Инде менә 20 елга якын бездә аның музее эшли. Музейда Сара апаның төрле бизәкләр төшерелгән 20 ләп калфагы саклана! Гимназиябез, гомумән, музейларга бай: балкыбызның бөек шәхесе – Габдулла Тукай исемен йөрткән музей, Советлар Союзы Герое Борис Шульгин музее, татар халык шагыйре Ренат Харис музее бар. Безнең уку йорты һәрчак шау-гөр килеп тора. Гимназиябезне тәмамлаган, хәзерге вакытта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Резеда Саләхова укучыларны актёрлык серләренә өйрәтә. Ел саен «Ике йолдыз», «Зур биюләр» бәйгеләрен үткәрәбез. Әлбәттә, укуны да калдырмыйбыз: төрле олимпиадаларда югары урыннар яулыйбыз, имтиханнарда йөзәр балл җыябыз. Кыскасы, мәктәп еллары истә калырлык итеп яшибез!
Back to Top