Минем мктп: Биектау районы бертуган Максудилар исемендге 5 нче гомуми урта белем бир мктбе.

Бүген без сезне Биектаудагы бертуган Максудилар исемендәге 5 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе белән таныштырабыз. Мәктәп әле беренче елын гына эшли. Ә мондагы 500 гә якын укучы һәм 35 укытучы, директор Фәнис Рафаил улы Насруллин җитәкчелегендә, бер гаилә кебек тату, бердәм булып тупланырга өлгерде! Биектауда һәр көн иртән каядыр йөгерүче балаларны күрсәгез, аптырамагыз, болар – яраткан мәктәпләренә ашыгучы укучылар булыр. Алар мөгаллимнәрен бик ярата, шуңа да, уку йортына ашкынып килә. Биредә һәр атнаның җомгасында, балалар матбугаты белән танышу өчен, «Матбугат битләре буйлап...» дип аталган мәгълүмати чара үткәрелә. «Яшь журналистлар» иҗат студиясе чыгара торган «Тамчы» газетасы да бар. Мәктәпнең уңышлары бик күп. Укучылар һәм укытучылар, район бәйгеләрендә генә түгел, республика һәм халыкара бәйге-конференцияләрдә катнашып, җиңү яулыйлар. Бу җиңүләр турында алдагы чыгарылышларда тәфсилләп сөйләрбез! Әлегә, барыгызга да яхшы кәеф теләп, саубуллашабыз. #минеммәктәп #минеммэктэп #биектаурайоны
Back to Top