Имамнан сорыйк #80

Ир-атка беләзек йөртергә ярыймы? Бу һәм башка сорауларга җавапны “Имамнан сорыйк“ тапшыруында ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров бирә. 01:45 Ирем мине яратмый. Ул миңа начар мөнәсәбәттә. Миңа акча чыгармый. Сөнни юлны тотуыма да каршы. Мин аннан аерылуны сорарга телим, әмма минем әти-әнием каршы. Миңа мондый хәлдә нишләргә? 05:20 Мин Ислам дине белән бик нык кызыксынучы хатын-кыз. Мин һәрвакыт үземне Аллаһка якынрак хис итә торган дин эзләдем һәм аны Ислам динендә тапты. Чын мөселман булу өчен мин нәрсә эшлим? 09:12 Кеше Ислам динен кабул иткәндә шаһитләр булу шартмы? 13:38 ир-ат һәм хатын-кызның Ислам динен кабул итү гыйбадәтләрендә аерма бармы? 18:30 Йомшак буду динебездән никадәр мөһим? Артык йомшаклык иманыбызга зыян салмыймы? 21:53 Әгәр хатын-кызга ир-атның холкы һәм дине ошаса, ул үзенең аңа кияүгә чыгу теләген белдерә аламы? 29:42 Бала тудыруга комаучаулый торган авырулары булса, ир-атка яки хатын-кызга бу хакта никахка кадәр үк әйтергәме? 32:23 Якын кешеләрем бер мәзһәб тоталар, ә мин күптән түгел аның ялгыш карашлы мәктәп булуын аңлап алдым, башка мәзһәбкә күчәсем килә. Мин ирекле рәвештә мәзһәбемне алыштыра аламмы? 38:18 Хәзрәтләр район җитәкчеләре белән очрашканда, менә безнең район хуҗабыз яки безнең хуҗабыз дип әйтәләр, болай әйтү мәнфәгатькә туры киләме, Аллаһ белән иңләү булмыймы? ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️ Телеграм каналларга кушылыгыз Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.
Back to Top