Имамнан сорыйк #81

Никахлашкан ике пар бергә ашап, сөйләшеп утыра алалармы? Бу һәм башка сорауларга җавапны “Имамнан сорыйк“ тапшыруында “Казан Нуры“ мәчете имамы Наил хәзрәт Йосыпов бирә. 01:02 Ике ел элек иң якын кешемә ачуланып үлем теләдем. Без татулаштык, һәм мин хәзер шулай дип әйтүемә бик үкенәм. Ул вакытта теләгән яман теләк кабул булмасын өчен миңа хәзер нәрсә эшләргә кирәк? 07:20 Мин бер кыз белән инде 2 ел бергә яшим һәм моны минем әти-әнием генә белә, ә кызымныкылар юк. Хәзер бу кызның әти-әнисе аны башка кешегә кияүгә чыгарга мәҗбүр итәләр, һәм бу кешеләргә үз ризалыгын да биргән. Моны булдырмас өчен нәрсә эшли алам? 13:13 Ислам динендә никахтан тыш туган балаларга мөнәсәбәт нинди? Кан кардәш әтиләре алар турында кайгыртырга бурычлымы? 15:34 Мөселман гаиләләре бер-берсенә кунакка йөрешә алалармы? Никахлашкан ике пар бергә ашап, сөйләшеп утыра алалармы? 27:17 Исламда җәнлек-җанварлар сурәте төшкән кием киергә ярамый дигән сүз ишеткәнем бар. Бу дөресме? ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️ Телеграм каналларга кушылыгыз Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.
Back to Top