Имамнан сорыйк #69

Нинди хушбуйларны кулланырга ярый, ә ниндиләрен ярамый? Бу һәм башка сорауларга җавапны “Имамнан сорыйк“ тапшыруында Төньяк-Көнбатыш төбәге казые Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин бирә. 00:55 Кайвакыт кешенең кәефен төшермәс өчен аның кызык булмаган сүзеннән дә көлеп куйган буласың. Болай ярыймы? 04:00 Була шундый вакытлар: кайвакыт дөньядагы бөтен нәрсә дә сиңа каршы кебек тоела. Андый чакта сабыр буласы урынга, киресенчә, кабынып китүчәнгә әйләнеп куясың. Үз хәлеңне тагын да кискенләштерәсең. Мондый очракта нишләргә кирәк? 18:07 Эшләребез уңмый башласа, кара тасма-полоса башланды бугай дияргә яратабыз. Ак һәм кара тасма-полосалар диндә алар бармы? 19:40 Хушбуемның составында Ислам динендә тыелган компонентлар бар. Исе ошый, шуңа күрә алам, кулланам. “Спирт булса соң, эчмим бит мин аны“, - дим. Чынлыкта нинди хушбуйларны кулланырга ярый, ә ниндиләрен ярамый? 27:53 Күп кешедән ишетәм: короновирус бер-береңә кунакка йөрүне туктатты, туганлыкны-дуслыкны өзде, кеше өенә ияләшә төште, кунакка йөрешүләр бетте. Бу нинди галәмәт кән? Туганлыкны бу заманда ничек саклап калырга? ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️ Телеграм каналларга кушылыгыз Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.
Back to Top