Минем мәктәп: Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе

Безнең Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә бик күп танылган кешеләренең эзләре калган: сәхнә осталары Фирдәвес Әхтәмова, Алсу Гайнуллина, җырчы Венера Ганиева, композитор Марс Макаровлар монда белем алган; Роберт Миңнуллин, Әнвәр Хуҗиәхмәтов тәҗрибә туплаган. Гимназиябез татар әдәбятының күренекле язучысы Галимҗан Ибраһимов исемен йөртә. Биредә әдипнең музее да бар. Ул республикабызда бердәнбер булуы белән үенчәлекле. Без моның белән чиксез горурланабыз!
Back to Top