Минем мктп: Арча шрене ченче мктбе

Өченче мәктәп, өченче мәктәп, Шундый якын, үз бит син! Ярты Арча баласына Белем биргән йорт бит син! (Наилә Миңнемуллина) Арчаның өченче мәктәбе тарихы кызыклы да, истәлекле дә. Ул үзенең тамырлары белән 18 нче гасырга ук барып тоташа. Кайчандыр ерак-ерак заманда бу мәктәп урынында малайлар өчен ике сыйныфлы земское училище булган. Ул губерниядә иң яхшылардан саналган. Училищеда биш ел буе белем алганнар. Өченче мәктәптә бөек рус җырчысы Фёдор Шаляпин укыган. 1885 елның сентябрендә ул Арчага кайта. Дөрес, озакка тоткарланмый, әмма исеме тарихта уелып кала. Бөек Ватан сугышы елларында мәктәп эвакуацион госпитальгә әйләнә. Биредә яраланган солдатлар һәм офицерлар дәвалана. 1942 елдан яраланган чит ил хәрби әсирләре килә башлый. Госпиталь барлыгы 5 меңнән артык кешене кабул итә. Мәктәптәге «Геройлар музее» нәкъ менә шушы еллар истәлеген дә саклый. Мәктәбебезнең үз балалар бакчасы да бар. «Сәләтле гаилә – сәләтле бала», «Экологик ГТО», «Батырлар музее», «Мәктәп белән балалар бакчасы арасында дәвамчанлык», «Мин дөньяны кочам» дигән проектларыбыз эшли. Татар җыры, театр фестивальләре, төрле район күләм фәнни гамәли конференцияләр – барысында санап бетерерлек түгел.
Back to Top