Минем мктп: Казан шре Галм гимназиясе

Безнең гимназия Казан шәһәренең Кол Гали урамында урнашкан. Аның «Галәм» дигән горур исеме бар. Искиткеч матур, заманча җиһазландырылган, дүрт катлы бинага без былтыр күчтек. Гимназиябезнең һәр почмагы бик җайлы һәм уңайлы. Кабинетлар интерьеры фән тематикасы буенча ясалган. Ашханә, актлар залы, хореография залы-барысы да иркен, матур һәм якты! Дәресләрдән тыш күп өстәмә түгәрәкләр бар: рәсем, волейбол, баскетбол, футбол, шахмат, театр, бию. Гимназиядә күптөрле кызыклы чаралар үтә. Укучылар үзләренең талантларын ачалар һәм күрсәтәләр. «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», КВН командалары шәһәр күләмендә төрле призлы урыннар алалар.
Back to Top