Кыстыбый (якмыш) пешерү Юсупова Рәмзия.mp4

Унөченче көн биреме буенча «Кукмара» табасында кыстыбый пешерергә иде. Аның да без ияләшкәнчә бәрәңге белән түгел, элеккеге кебек, йә тары, йә кабактан эчлек ясарга. ❤️ Безнең якта кыстыбыйны «Якмыш» дип йөртәләр. Гадәттә кайнар сөт кушкан, пешкән, төйгән бәрәңге ягабыз эченә. Үскәндә әни кайчакта тары белән дә пешергәли иде. ❤️Бүген мин дә шулай итәргә булдым. 1. Бер бокал тары ярмасын аралап, үтә күренмәле булганчы салкын суда юдым, кайнар су салып бераз тотып, суын түктем (әчесе бетә). Ике бокал су салып, бераз тоз кушып калын төпле кәстрүлгә газга куйдым. Кайнап чыккач, астын кысып, күбеген алдым. Суы кимеп, тары белән тигезләнгәч, ике чүмеч сөт һәм шикәр комы куштым. Ботка куергач, утны сүндереп, 100 гр.чамасы атланмай салып, каплап куйдым. 2. Камырга мин йомырка салмыйм, катырта һәм бөкләгәндә сына кебек. Җылы сөткә бераз шәһәр сметанасы, бераз авыл каймагы, ярты бал кашыгы чамасы сода һәм тоз, бер бал кашыгы шикәр комы салып бутадым. Кергәненчә он салып, йомшак камыр бастым, бераз ял итәргә каплап куйдым. 3. Тары боткабызда май эреп беткән иде, төйгеч белән пюре ясадым. 4. Пешкән камырны майлар өчен, 80-100 гр.тирәсе атланмай эретеп куйдым. 5. Камырны кечкенә кисәкләргә бүлеп, шарчыклар ясадым, нәзек итеп җәймәләр җәйдем. 6. Камырны коры майсыз табада ике ягын да әйләндереп, пешереп алдым. Тастымалга каплап куя бардым, җылысында парланып тора. Менә монда таба турында язып үтәсем килә. Минеке «Кукмара» фирмасыныкы. Безнең гаилә ишле булгач, зурсын, 32 см алган идек. Аңа инде 3-4 ел тирәсе. Гранитмыдыр, мрамормыдыр катламы белән, хәтерләмим. «Мечта» дигән серия иде. (Хәзер дә бардыр андыйлар) Бик яратам шул табамны.❤️ Көйдерми дә, юарга да җайлы. Без анда бөтен нәрсәне кыздырыбыз. Хәтта суган-кишер-фаршын кыздырып, шунда ук өстенә спагетти, тоз-борычын салып, бераз томаларлык кына су салам да, каплап куйгач 10-15 минутта пешеп бетә. Сабын салдырып, духовкага да куеп була. Аларның 8 л. шундый казанын да алырга кызыгып йөрим тәки. Әле кул җиткәне юк. ИншаАллаһ булыр ансы да, исән-сау булыйк. 7. Әзер камырларны ике яклап эрегән атланмайга манып, каз канаты белән майлап тәлинкәгә өйдем. 8. Ярты ягына әзер тары боткасын ягып (шуңа «якмыш» дигәннәрдер), икенче ягын каплап, кыстырып куйдым. (кыстыргангамы икән «кыстыбый»). Бик уңышлы, әйбәт килеп чыкты. Абый-апалары мәктәптән кайткан төшкә, кечкенәләр белән ясап өеп куйдык, кайнар килеш үзебез «дегустация» дә ясадык.
Back to Top