Кзикмк, якмыш.

Күзикмәк, якмыш... ә бездә ул кыстыбый! Пешерәбезме? Әлбәттә, ни тора ул, әйме?! Күмәкләшеп эшләгәндә, бер дигәндә пешерәбез. ⠀ ✓Камырына кирәк булачак: Кефир – 1 ст. Катык – 1 аш.к. Тоз – 0.5 ч.к. Сода – 0.5 ч.к. Он ⠀ ✓Токмач камыры сыман каты булырга тиеш түгел, йомшак итеп кенә басабыз да, ял иттерәбез. ⠀ ✓Шул арада аерым-аерым бәрәңге һәм тары ярмасын пешерәбез. Тозын тәмгә карап салырга онытмагыз. ⠀ ✓Бәрәңге пешеп чыккач, суы күбрәк булса бушатырга. Уттан алмыйча гына, бәрәңгегә вак кына итеп тураган 1 баш суганны салып изәсе. 1-2 аш кашыгы ак май, 0.5 стакан сөт салып тагын бер кат изәргә. Куелыгы шәһәр каймагы сыман булсын. ⠀ ✓Тары ярмасы пешкәч, аңа сөт, ак май, әз генә шикәр комы салып болгатып куябыз. ⠀ ✓Камырыбызның да үзләнеп әзер булган чагы. Сары майны да эретеп әзерләп куегыз. ⠀ ✓Камырны нәзек кенә түгәрәк итеп җәябез дә майсыз коры табада ике ягын да кыздырып-пешереп алабыз. Табадан алгач ике ягын да май канаты белән майлап куябыз. Табадагы онны коры тастымал белән җыеп алыгыз да, икенче җәймә
Back to Top