Азатлык Радиосы 70нче елына аяк баса

Бүген Азатлык Радиосының татар һәм башкорт телләрендә сөйли башлавына — 69 ел. Киләсе елга безгә 70 ел тула: юбилей елыбызга аяк басабыз. Беренче програмыбыз эфирга 1953 елның 9 декабрендә чыкты. Башта без Мүнһеннан сөйләдек, соңыннан (1995 елда) Прагага күчтек. Казанда бюробыз эшләгән еллар да булды (1997-2011). 2016 елда Азатлык радио дулкыннарында сөйләүдән туктады, эшчәнлеген тулысынча интернетта гына алып бара башлады. Азатлык сайты, “Әйдә! Online“, “Idel.Реалии“, “Татарча подкаст“ — барысы да безнең проектлар. Русия хакимиятләре безнең эшчәнлекне тыярга тырышса да, без барыбер сезнең өчен эшләүне, сезгә ирекле, бәйсез мәгълүмат җиткерүне дәвам итәбез. Алга таба да бергә булыйк! Безнең социаль челтәрләргә үзегез дә язылыгыз, туганнарыгызны, дусларыгызны да өстәгез.
Back to Top