Фаил Алсыновны яклап меңләгән халык ОМОНга каршы чыкты

“Хәбиров, җитәр котырырга. Җитәр, җитәр! Халкыңның рәнҗеше шулай ук сиңа төшәчәк. Кыямәт көнендә нәрсә эшләрсең икән?“ Башкорт активисты Фаил Алсынов 4 елга хөкем ителде. Хөкем карары игълан ителгәннән соң, Баймак мәхкәмәсе янында җыелган меңнәрчә кеше куәт оешмаларына каршы чыкты. Бу кадрлар бүген Баймакта төшерелде. Исегезгә төшерәбез: БР башлыгы Радий Хәбиров Алсыновны милләтара низаг чыгаруда гаепләп мәхкәмәгә биргән иде. Алсынов үзенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага. Хәзер ул 4 ел гомуми тәртиптәге колониядә үткәрәчәк. Безнең каналга язылыгыз: @azatliq Безнең Инстаграмга кушылыгыз: Безнең Телеграмга язылыгыз: #shorts #Башкортостан #Баймак Татарча видеолар — безнең каналда. Язылыгыз! Без Татарстанда, Башкортстанда һәм бөтен дөньяда булган хәлләр турында дөрес мәгълүматны туган телебездә җиткерәбез. Игътибар! Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Азатлык радиосы ​– Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә. Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын “ят агент“ буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.
Back to Top