Журналист Алсу Кормашеваның аресты тагын 2 айга озайтылды

“Кайнар су юк. Унитаз урынына — идәндәге тишек. Адым атларга ярты метр буш ара да юк. Ике карават һәм диварда бер киштә. Өстәл дә юк. Диварлар коточкыч. Ремонт ярты гасыр булмагандыр.“ Казанда тоткарланган Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваның сак астында калуы тагын 2 айга озайтылды: бу юлы 5 июньгә кадәр. Ул инде ярты елга якын төрмәдә утыра. Ире Павел Буторин аны иреккә чыгарыр өчен АКШның “Нахакка тоткарланганнар“ исемлегенә кертергә тырыша.  Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа / Азатлык Радиосын “теләнмәгән оешмалар“ исемлегенә кертте. РФ кануннарына күрә, бу видеоны уртаклашкан, аңа лайк куйган яки фикер белдергән очракта сезне моның өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Шул ук вакытта бу видеоны карау тыелмаган. Зинһар, игътибарлы б
Back to Top