“Баймак эше“: Путинга мөрәҗәгать яздырылган

“Ирем — җинаятьче түгел. Ул Коръән укый. Аны һәрвакытта да исем кушу мәҗлесләренә чакыралар. Корбан гаетенә корбан чалырга да чакыралар... ...Куәт оешмалары тарафыннан гади кешеләргә карата ни өчен көч кулланылганын аңламыйбыз. Гадәттә — хакимият үзен дөрес тотканда — халык җыелган тыныч акцияләр хокук бозуга әйләнми бит.“ “Баймак эше“ буенча тоткарланган Салават Җилкибаевның хатыны Әлмира Сәетова Путинга видеомөрәҗәгать яздырган. Файдасы булыр дип уйлыйсызмы? Аның ире инде ике ай рәшәткә артында утыра, арестын 17 июньгә кадәр озайтканнар. 3 кечкенә балалары бар — хәзер гаилә туендыручысыз. Салават акча эшләүче бердәнбер кеше иде... Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа / Азатлык Радиосын “теләнмәгән оешмалар“ исемлегенә кертте. РФ кануннарына күрә, бу видеоны уртаклашкан, аңа лайк куйган яки фикер белдергән очракта сезне моның өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Шул ук вакытта бу видеоны карау тыелмаган. Зинһар, игътибарлы булыгыз. Безнең каналга язылыгыз: @azatliq Безнең Инстаграмга кушылыгыз: Безнең Телеграмга язылыгыз: #Баймак #Баймакскоедело #Башкортостан Татарча видеолар — безнең каналда. Язылыгыз! Без Татарстанда, Башкортстанда һәм бөтен дөньяда булган хәлләр турында дөрес мәгълүматны туган телебездә җиткерәбез. Игътибар! Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Азатлык радиосы ​– Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә. Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын “ят агент“ буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.
Back to Top