Темәс авылында халык җыены | Кешеләр Ирәндекне яклый

Вице-премьерны шаулап, сызгырып каршы алганнарын күргәнегез бармы? Башкортстанда Уфадан килгән түрәне авыл халкы әнә шулай каршылады. 20 майда Башкортстанның Баймак районы Темәс авылында халык җыены узды. Кешеләр Ирәндек тавын саклар өчен көрәшә. Хосусый ширкәтләр монда алтын чыгарырга җыена. Радий Хәбиров һәм Башкортстанның башка түрәләреннән өметләрен өзгәч, халык Мәскәүгә генә мөрәҗәгать итә башлаган... Безнең каналга язылыгыз: @azatliq Безнең Инстаграмга кушылыгыз: Безнең Телеграмга язылыгыз: #Темясово #Ирандык #алтын Татарча видеолар — безнең каналда. Язылыгыз! Без Татарстанда, Башкортстанда һәм бөтен дөньяда булган хәлләр турында дөрес мәгълүматны туган телебездә җиткерәбез. Игътибар! Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Азатлык радиосы ​– Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә. Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын “ят агент“ буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.
Back to Top