ШАГЫЙРЬ Д, ЫРЧЫ ДА...

Ул бала чактан ук шигырьләр язып, үзешчән сәнгатьтә катнашып үссә дә үз язмышын әдәбият белән дә, сәнгать белән дә бәйләми. Туган авылында калып ул башта шофер булырга, тракторчы һөнәренә укый. Соңрак исә мәктәптә өлкән сыйныф укучыларын авыл хуҗалыгы һөнәрләренә өйрәтү буенча мастер-укытучы булып эшли. Сүзебез Апас районы Урта Балтай авылында яшәүче күпкырлы һөнәр һәм шөгыль иясе Фирдүс абый Хәмидуллин хакында бара. Безнең хәбәрчебез Рамис Сафин бу матур якларда булып Фирдүс абыйның тормышын күреп гаиләсе белән якыннан танышып кайтты.
Back to Top