“Туыйк, яшик, китик - Татар булып!..“ Видео Нусратуллина Ф.Г.

Ак максат (Татарстанның халык шагыйре -Мөдәррис Әгъләмнең язылмаган шигыре) Тамак туйдырырга мөмкин, әйе, Шигырь-мигыр язып, такмак сатып... Әгәр дә син шагыйрь икән инде, Булу тиеш синең ак максатың! Ак максатың, төп максатың булсын - Әгәр дә син чынлап шагыйрь икән! Син җырларга тиеш үз халкыңны - Кыңгырау күк чыңлар чагың икән. Сөлге итү мөмкин кәгазь битен, Өлге итү мөмкин шөгылеңне... Син алгансың икән кулга каләм, Әләм итеп күтәр шигыреңне! Көч-куәтең ташып торган килеш Шәләй-вәләй йөрү - язык... Язык! Әгәр дә син илдә шагыйрь икән, Милләтеңне уят - шигырь язып! Баш калкытсын гаярь каһарманнар Мишәремнән минем, типтәремнән... Шигырь кебек ургып чыксын оран - Бәреп чыксын бәгырь төпләреннән! Мөмкин, әйе, тамак туйдырырга Такмак язып һаман, такмак сатып... Күтәрәмгә калган чакта илең, Милләтеңнең булсын ак максаты! Ак максатың булсын, татар кызы, Ак максатың булсын, татар улы! Төп Максатың булсын, Татар иле! Туыйк, яшик, китик - Татар булып!
Back to Top