ӘДӘБИ СУД / «Меланхоликлар эше» / Литературный суд

Татарстан Әдәби Суды бер төркем яшь иҗатчыларның... үлем темасына язылган әсәрләрен тикшерде. Хөкемгә җәлеп ителүчеләр арасында Гөлүсә Хөсәенова («Җанымны күбәләкләргә бирерсез» хикәясе), Гүзәлә («...Күкләргә ярәшкән болытлар...» шигыре), Миләүшә Гафурова («...Төнлә дөнья сыеп бетә тәрәзәгә...» шигыре), Рифат Сәлах («Еламагыз!..» шигыре), Рүзәл Мөхәммәтшин («Мин дә үләрмен әле...» хикәясе), Фәнил Гыйләҗев («Җеназа» шигыре) кебек авторлар бар. Мәхкәмәдә казый вазифаларын мәшһүр аксакал, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла башкарды. Гаепләүче – моңарчы узган мәхкәмә утырышларында күп кенә яшь язучылар иҗатын энә күзеннән үткәргән тәҗрибәле галимә, язучы, шагыйрә Рифә Рахман. Яклаучы – яшьләр иҗатына хәерхаһлы язучы Ландыш Әбүдәрова. Язучы һәм драматург Хәбир Ибраһим – гаепләү ягыннан, язучы-шагыйрь Марат Закир яклау ягыннан шаһит буларак чыгыш ясады. «Меланхоликлар эше» – «Идел» журналы һәм ТР Язучылар берлеге каршында оештырылган Татарстан Әдәби Судының 2022 елгы икенче күләмле эше! Татарстан Әдәби Суды нинди хөкем карары чыгарды? Гаепләнүчеләр моңа разыймы? Суд утырышын карыйбыз. P.S. Дөрес, әлеге мәхкәмә – уен, пародия генә. Әмма һәр уенда хакыйкать булуын да онытмыйк! Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ВКонтакте: Сайт: Литературный Суд Татарстана (судья – Народный писатель РТ Рабит Батулла) рассмотрел «Дело меланхоликов» – произведения молодых писателей на тему смерти рассказе и вынес свое решение. Репортаж из зала Суда. Какой «приговор» вынес судья? Второе «громкое» дело 2022 года. Ставь ЛАЙК под этим видео и не забудь ПОДПИСАТЬСЯ на наш канал! :) Идел Online: Мы в социальных сетях: Telegram: ВКонтакте: Сайт: #tatmediajunior #литература #литературныйсуд
Back to Top