ӘДӘБИ СУД / Татар язучылары / Гөлинә Фәрхуллина / Яңа исем

Татарстан Әдәби Суды яшь язучы Гөлинә Фәрхуллинаның «Идел» журналында басылган «Нигә син шундый?» әсәрен тикшерде. Мәхкәмә нинди карар чыгарды? Яшь авторның Шүрәле образы татар әдәбиятында үз урынын алырмы? Ни өчен гаепләү ягы әлеге әсәрне журналда бастыруны да җинаятькә саный? Прокурор авторны 3 ай төзәтү эшләренә җибәреп, аннан соң гына татар газета-журналларына иреккә чыгаруны сорады. Казый аның үтенечен канәгатьләндергәнме? Әдәби суд залыннан язманы карагыз. Казый – Рабит Батулла, гаепләүче – Рифат Сәлах, яклаучы – Галимҗан Гыйльманов, шаһитләр – Хәбир Ибраһим һәм Халисә Ширмән. P.S. Дөрес, әлеге мәхкәмә – уен, пародия генә. Әмма һәр уенда хакыйкать булуын да онытмыйк! Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ВКонтакте: Сайт: Ставь ЛАЙК под этим видео и не забудь ПОДПИСАТЬСЯ на наш канал! :) Идел Online: #tatmediajunior #литература #литературныйсуд
Back to Top