Ангам Атнабаевка багышланган кичә. 090422
Әнгам Атнабай (Атнабаев Әнгам Касыйм улы) – Башкортстанның халык шагыйре, драматург, РСФСРның һәм Башҡорт АССРының атказанган сәнгать эшлеклесе, Башҡортстан комсомолының Галимов Сәләм исемендәге премия лауреаты. Әнгам Атнабаев милли әдәбиятыбызга бай рухи мирас калдырды. Күбрәк талантлы шагыйрь булып танылса да, оста драматург буларак та үзен ача алды ул. Аның дистәдән артык пьесалары Башкортстан һәм Татарстан театрларында сәхнәләштерелде. Кайбер тамашалар әле дә байтак театрлар репертуарыннан төшми.Әнгам Атнабаев, зур талант иясе булу өстенә, үз халкының сөекле һәм тугры улы да. Аның шигырьләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора. Аның китабы көндәлек куллана торган өстәл китаплары белән рәттән тора, иҗаты халыкка