Сабыр бул әле Флёра Шәрипова көе һәм сүзләре
Сабыр бул әле*
Яшьле булды күзләр, әче сүзләр
Ж,аным телгәләде – очалдым.
Иң кайгылы, уйлы чагымда да
Сабырлыклар аша көч алдым.
Сабыр бул әле!
Кушымта:
Уфтанма син авыр дип,
Кайгың үтәр, сабыр ит.
Булганына шөкер ит тә,
Алга карап фикер ит.
Үрсәләнсәң әгәр – йөрәк көя,
Көяләнсәң, дошман көлә ул.
Яктылыкка юл тотучы ж,аннар
Кирәк юлны таба белә ул.
Сабыр бул әле.
Кушымта:
Уфтанма син авыр дип,
Кайгың үтәр, сабыр ит.
Булганына шөкер ит тә,
Алга карап гомер ит.
* Флёра Шәрипова көе һәм