Фәнил Гыйләҗев - Казансуның суы кимегән / Шигърият / Стихи на татарском языке

Казансуның суы кимегән Ничә гасыр ярларына тулып Сабыр гына аккан Казансу Кечерәеп калган, суы кимеп. Чикләре тар! Бик тар!! Ямансу!!! Чуерланган кирмән ташын юып, Төпкеленә серен сеңдергән Тарихыбыз ачылсынга дипме Казансуның суы кимегән?! Яманнарын гына язма, Хода! Яланнар соң кемнәр кулында?! ...Хәтта елга яры кысанайган Кимсетелгән кирмән буенда. Яр буенда уйга батып йөрим: Казансуның төбе күренә... Тар үзәнле халык түгел лә без! Болай булу тиеш түгел лә! Мин ышанам – кайтыр әле язлар, Үзәннәр бит әле кипмәгән! Ярлары бер тулыр, ташкын булыр, Җимерелер дамба-киртәләр... Фәнил Гыйләҗев Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: Инстаграм: ВКонтакте: TikTok: Синең өчен кызыклы каналлар: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top