Сабыр бул әле Флёра Шәрипова көе һәм сүзләре

Сабыр бул әле* Яшьле булды күзләр, әче сүзләр Ж,аным телгәләде – очалдым. Иң кайгылы, уйлы чагымда да Сабырлыклар аша көч алдым. Сабыр бул әле! Кушымта: Уфтанма син авыр дип, Кайгың үтәр, сабыр ит. Булганына шөкер ит тә, Алга карап фикер ит. Үрсәләнсәң әгәр – йөрәк көя, Көяләнсәң, дошман көлә ул. Яктылыкка юл тотучы ж,аннар Кирәк юлны таба белә ул. Сабыр бул әле. Кушымта: Уфтанма син авыр дип, Кайгың үтәр, сабыр ит. Булганына шөкер ит тә, Алга карап гомер ит. * Флёра Шәрипова көе һәм сүзләре
Back to Top