Саба муниципаль районының өстәл теннисы буенча ачык чемпионаты

14 февраль көнне САБА АРЕНА спорт мәктәбендә “Трейд Металл” эгидасы астында Саба муниципаль районының өстәл теннисы буенча ачык чемпионаты узды. Ярышлар “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“на багышлап үткәрелде. Чемпионатта республикабызның Актаныш, Кукмара, Саба районы, Казан һәм Вятка Аланы шәһәрләреннән барлыгы 80гә якын спортчы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урыннарга Гадел Вәлимөхәммәтов (УОР), Данис Әхмәтҗанов, Искәндәр Хөсәенов (САБА-АРЕНА) лаек булды. Фоторепортаж:
Back to Top