Сабада ИТ-парк вәкиллеге ачылды

Ул республика районнарында ИТ-парк тәҗрибәсен трансляцияләү буенча яңа программа - ИТ-паркның муниципаль операторлары кысаларында эшләячәк. Әлегә “Илфани” сәүдә үзәгендә урнашкан вәкиллектә 10 эш урыны (коворкинг) бар. Киләсе 2022 ел ахырына уку класслары һәм офислары булган 400 кв. метрлы үз биналарын булдырырга планлаштыралар. Вәкиллекне ачу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ГАУ “Технопарк в сфере высоких технологий” директоры Александр Борисов, ИТ парк - Саба җитәкчесе Нияз Закиров, район эшмәкәрләре катнашты. Фоторепортаж:
Back to Top