«Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында Саба районы яшьләр форумы узды

Форум яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет учреждениеләре өчен грантлар республика конкурсының төп этапларыннан берсе булып тора. Тантаналы ачылышта форумда катнашучыларны “Татарстан - Мөмкинлекләр территориясе“ коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Нәфис Сираҗетдинов, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов сәламләде. Проект сессиясендә проект эшләрен 15 яшь райондашыбыз тәкъдим итте. Сабадан Айзилә Вәлиуллинаның “Мин Әни булам” (1 урын), Фәнзилә Гыймадиеваның “Камера Мотор” (2 урын), Гөлнара Мостафинаның “Җиргә урман бүләк ит“ (3 урын) проект эшләре иң яхшылары дип табылды. Фоторепортаж:
Back to Top