Зөһрә Сәхәбиева “Балан” җырын башкара

“Балан“ Халисә Мөдәрисова сүзләре, Сәүбән Чуганаев көе. Көзге урман, сары алан… Коела кыңгыраулар. Мәк гөледәй кызыл балан — Каерып сындыралар. Әнкәй, күңелем елап кала: «Ник аны сындыралар? Баланнар бит коелмыйлар, Коела кыңгыраулар…» Баланны өзәләр бит, Җепләргә тезәләр бит. Ятып елар чаклар була Үзәкне өзәләр бит. Колакта чыңлый һаман, Эндәшә кебек әнкәм: «Авыр чаклар бик күп була — Түзәргә кирәк, балам…» Әкрен генә чәчтән сыйпап Эндәшә кебек әнкәм: «Өлгергәндер инде балан, Җыярга кирәк, балам». Колакта чыңлый һаман, Эндәшә кебек әнкәм: «Авыр чаклар бик күп була — Түзәргә кирәк, балам…»
Back to Top