Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева

ТАЙМКОДЛЫ ТРЕКЛИСТ: 0:00 Илһам Шакиров, Идел инструменталь ансамбле — Идел буе каеннары (Илһам Шакиров, Әхмәд Ерикәй) 3:20 Әлфия Авзалова, Казан утлары ансамбле — Сагыну җыры (Ак чәчәкләр; Рим Хәсәнов, Гыйльман Идрисов; Башкортостан) 6:24 Хәйдәр Бигичев, Рөстәм Үтәй җитәкчел. Татарстан дәүләт телерадио комитетының оркестры — Хуш, авылым (Салих Сәйдәшев, Хәбиб Фәтхуллин) 10:52 Зөһрә Сәхәбиева, Марс Кашипов һәм Рөстәм Зәләүтдинов җитәкчел. инструменталь ансамбль Татарский сувенир — Җидегән чишмә (Сара Садыйкова, Гомәр Бәширов; 1985) 1. Ильгам Шакиров, инструментальный ансамбль Идель — Идел буе каеннары (Волжские берёзы; Ильгам Шакиров, Ахмед Ерикеев) 2. Альфия Авзалова, инструментальный ансамбль Казанские огни — Сагыну жыры (Песня соскучивания; Рим Хасанов, Гильман Идрисов; Башкортостан) 3. Хайдар Бигичев, Оркестр Государственного комитета телевидения и радиовещания Татарстана п/у Рустема Утея — Хуш, авылым (Прощай, моя деревня; Салих Сайдашев, Хабиб Фатхуллин) 4. Зухра Сахабиева, инструментальный ансамбль Татарский сувенир п/у Марса Кашипова и Рустама Заляутдинова — Жидегэн чишмэ (Семиисточниковый родник; Сара Садыкова, Гумер Баширов; 1985) Стиль: Идел буе каеннары, Сагыну җыры — ритм-энд-блюз = ритм-н-блюз = ар-н-би (ар-эн-би) = Rhythm and Blues Music = Rhythm & Blues Music = R&B Music = Rhythm’n’Blues Music = R’n’B Music / Хуш, авылым, Җидегән чишмә — симфонический поп = симфоническая поп-музыка = оркестровая поп-музыка = Symphonic Pop Music = Orchestral Pop Music Язык песен: татарский Фонограмма: stereo sound, stereophony, стереозвук, стереофоническая, стереофоник аудиоязма ИДЕЛ БУЕ КАЕННАРЫ (Әхмәд Ерикәй) Күпме карасам да, карап туймыйм Идел буе каеннарына. Алар, җитәкләшеп, яланаяк Чыгар төсле Идел ярына. Мин яратам сезне, кардәшләрне, Хөрмәт иткән кебек яратам; Шуңа күрә сезгә багышланган Йөрәк җырларымны яңартам. Каеннарның җилдә тирбәлүе Рәхәт бирә минем күңелгә. Белмим, күпме туры килер икән Туган илем буйлап йөрергә… Баганалы юлдан күз алмыйча, Моңсуланып тора имәннәр. Үсмер имәннәрне иркәләргә Нәзек билле җилләр килгәннәр. Мин кояшка таба, таңга таба, Яз түренә таба юл алам; Гөлләр арасына, үләннәргә, Үзәннәргә кереп югалам… Әгәр, сездән аерып, еракларга Алып китә калса юлларым, Каен шаулавында ишетермен Туган җирнең үлмәс җырларын. Күпме карасам да, карап туймыйм Идел буе каеннарына. Алар, җитәкләшеп, яланаяк Чыгар төсле Идел ярына. Мин яратам сезне, кардәшләрне, Хөрмәт иткән кебек яратам; Шуңа күрә сезгә багышланган Йөрәк җырларымны яңартам. Йөрәк җырларымны яңартам. Йөрәк җырларымны яңартам. САГЫНУ ҖЫРЫ (Гыйльман Идрисов) Ак чәчәкләр кебек кар ява Хәтерләтеп ямьле май кичен, Шомырт чәчәк аткан тугайда Йөргән идек икәү нур кичеп. Шомырт чәчәк аткан тугайда Йөргән идек икәү нур кичеп. Тормыш юлларыбыз шул кичтә Аерылды төрле якларга; Ә шулай да иркәм гел истә, Алыштырмам аны ятларга. Ли-лә-ли-лә-ли-лә-ләа. Алыштырмам аны ятларга. Араларда озын юллар бар, Көтәр идем дә бит арымый, Күрешергә ничә еллар бар, Ничек түзәрмен соң сагынмый. Ли-лә-ли-лә-ли-лә-ләа. Ничек түзәрмен соң сагынмый. Күрешергә ничә еллар бар, Ничек түзәрмен соң сагынмый. Ли-лә-ли-лә-ли-лә-ләа. Ничек түзәрмен соң сагынмый. ХУШ, АВЫЛЫМ (Хәбиб Фәтхуллин) Туган җирем, сөйгән авылым Бигрәк якын күңелгә. Кай илләрдә яшәсәм дә, Оныта алмам гомергә… Хуш, авылым, Миннән сәламнәр көт Таң җилләре искәндә; Мин җырлармын сине сагынып, Өзелеп искә төшкәндә. Матур була, ямьле була Яз көннәрең, җәйләрең… Исән булсам, бер кайтырмын Язлар кебек әйләнеп. Хуш, авылым, Миннән сәламнәр көт Таң җилләре искәндә; Мин җырлармын сине сагынып, Өзелеп искә төшкәндә. Хуш, авылым, Миннән сәламнәр көт Таң җилләре искәндә; Мин җырлармын сине сагынып, Өзелеп искә төшкәндә. Мин җырлармын сине сагынып, Өзелеп искә төшкәндә. ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ (Гомәр Бәширов) Җидегән чишмәләрдә җиде улак, җиде улак, Челтер-челтер ага көмеш су. Көмеш сулар ага, кошлар сайрый, Шул чакларда бигрәк, Шул чакларда бигрәк ямансу. Җидегән чишмәләргә йөзек салдым, йөзек салдым, Җидегән йолдыз күреп калсын, дип. Җанкай-җанаш алсын да куансын, Вәгъдәләрем булып Вәгъдәләрем булып калсын, дип. Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә, талы бөгелә, Әкрен искән җәйге җилләргә. Сез каласыз инде, без китәбез, Без китәбез ерак Без китәбез ерак илләргә. Сез каласыз инде, без китәбез, Без китәбез ерак Без китәбез ерак илләргә. ИСПОЛЬЗОВАННЫЕ ПРИ СОЗДАНИИ РОЛИКОВ ПРОГРАММНЫЕ ПРОДУКТЫ: Adobe Audition 1.0 En Google Chrome 102.0 Ru Inkscape Ru Microsoft Windows 10 Home Edition Ru Movavi Video Editor 15.4 Plus YouTube Ru Википедия
Back to Top