ЯНТЫК

ЯНТЫК КАМЫР: 🔹0,5 стакан су 🔹тәменчә тоз 🔹тыгызрак камыр басу өчен он 🔹майлау өчен 100 грамм атланмай ЭЧЛЕК: 🔹50 шәр грамм укроп, кинза, шпинат, яшел суган, петрушка (кайсы бар) 🔹50 грамм атланмай тоз 1️⃣Эчлек өчен яшел тәмләткечләрне ваклап турыйбыз, тәменчә тоз, эретелгән сыер мае салып болгатабыз. Эчлек әзер. 2️⃣Кыстыбый камырына җәйгән кебек камыр җәябез. Камыр өстенә яртылаш эчлекне салып, кырыйларын ябыштырабыз. 3️⃣Фигуралы пычак белән яки тәлинкә кырые белән тигезләп кисеп, майсыз коры табада ике яклап тиз генә кыздырып алабыз. 4️⃣Табынга мул итеп сыер мае белән майлап кап-кайнар килеш чыгарабыз. Ашларыгыз тәмле булсын!
Back to Top