Рәис абый Шәкүров Бәрәңгене ит сөт һәм майга әйләндерү серләрен ачты

Арча районының иң тырыш һәм булдыклы кешеләренең берсе ул Рәис абый Шәкүров. Ашытбаш авылына юл тотуыбызны белгән кешеләр, кемгә барасыбызны әйтеп куймаган булсак та, Рәис абый янына керми чыкмагыз, аның кебек эшнең – тәмен, тормышның ямен белеп яшәүче юктыр, диде безгә. Бернинди кредитлар алмыйча, хуҗалыгында күп итеп малын асрый, яшелчәсен үстерә, үзе җитештергән продуктларны бернинди арадашчыларсыз сатып та җибәрә белә, авылда эш юк дигән яшьләр өчен үрнәк кеше, дип тә өстәделәр.
Back to Top