Татарча ретро җырлар/タタールのレトロな歌 / Tatar retro songs/ Хромка гармунында Кукмарадан Тәлгат абый.

Хромка гармунында Кумарадан Тәлгат абый. ------------------------------------------ Сагыну җыры Рим Хәсәнов көе Гыйльман Идрисов сүзләре Ак чәчәкләр кебек кар ява Хәтерләтеп ямьле май кичен, Шомырт чәчәк аткан тугайда Йөргән идек икәү нур кичеп. Тормыш юлларыбыз шул кичтә Аерылды төрле якларга; Ә шулай да иркәм гел истә, Алыштырмам аны ятларга. Араларда озын юллар бар, Барыр идем дә бит арымый, Күрешергә ничә еллар бар, Ничек түзәрмен соң сагынмый. ------------------------------------------ Уфтанма Рәис Ханнанов көе Татар халык сүзләре Уфтанма, гомерләр яз кебек үтә, дип, Чал чәчең күрсәң дә, уфтанма. Яз килә дә китә, гомер шулай үтә, Уфтанма, уфтанма, уфтанма. Уфтанма, бит синең ул узган гомерең Уйнап, көлеп кенә үтмәгән. Сиңа насыйп булган ак бәхет — зур шатлык, Якты көн әле бит бетмәгән. ------------------------------------------ Кукмара Мәсгут Имашев көе Гөлшат Зәйнәшева сүзләре Каршы ала, озатып кала Поездларны Кукмара. Поездлар ерак китсә дә, Ерагаймасын ара. Их, Кукмара, Кукмара, Ерагаймасын ара. Сагынырсың, саргаерсың, Читләргә китеп кара. Ярсып поездлар узганда Тетрәп кала таулары. Җәйге таңда үзәкне өзә Сандугач сайраулары. Их, Кукмара, Кукмара, Ерагаймасын ара. Сагынырсың, саргаерсың, Читләргә китеп кара. Туган җирнең бик күңелле Бер төбәге Кукмара. Кукмара кешеләренең Эшләре гөрләп бара. Их, Кукмара, Кукмара, Ерагаймасын ара. Сагынырсың, саргаерсың, Читләргә китеп кара. ------------------------------------------ Күбәләгем Татар халык җыры Күбәләк гөлләргә кунса, Гөлләр тибрәнә микән? Ул да мине сагынганда, Күбәләгем, түгәрәгем, Асыл кошым, сандугачым, Җырлап җибәрә микән? Күбәләккәй гөлгә кунган, Гөлдә булгач оясы; Минем күңелем сиңа тарта, Күбәләгем, түгәрәгем, Асыл кошым, сандугачым, Син бит күңелем кояшы. Тау астында, тал астында Салкын чишмә түгәрәк; Очып барып кайтыр идем, Күбәләгем, түгәрәгем, Асыл кошым, сандугачым, Әгәр булсам күбәләк. ------------------------------------------ Җаныем, бәгырем Татар халык җыры Иртә буран, кич тә буран, Мамык шәлеңне уран шул, Мамык шәлеңне уран. Кигән киемең күрсәм дә, Җаныем, бәгырем, Үзең күргәндәй булам. Ишек алдында йөримен, Карлар яуса көримен шул, Карлар яуса көримен. Синнән башка ямь табалмый, Җаныем, бәгырем, Ямансулап йөримен. Тимер чана карлар яра, Бу йөрәгем ник яна шул, Бу йөрәгем ник яна? Бу йөрәгем белеп яна, Җаныем, бәгырем, Сөйгәнем ятка кала. #татарстан #タタール人 #レトロな歌 #кукмор #деревня #歌 #タタールスタン #tatarstan #татарскаякультура #ретро_песня_ #татарскиепесни #гармун #гармонь #гармоньвидео #хромка #гармоньхромка #tatarmusic #посиделки
Back to Top