Между семью островами

Ниһаять хыялым тормышка ашты. «Җиде утрау арасында» фильмын тәмамладык. Әлеге хәбәр бирүемнең сәбәбе рәхмәт йөзеннән. ​ Рәхмәтемнең иң зурысы әниемә@kadriiaraesovna . Моннан 8-9 ел элек Габдулла абый турында аннан ишеткәч, миндә әлеге шәхес турында фильм төшерү хыялы барлыкка килде. Ә кешене хыял яшәтә.​ Инде берничә ел хыялланып йөргәннән соң дустым Динарның @dinar_akhmetzyanov : “Габдулла абыйның фильмына бергәләп тотынабызмы?” - дип әйтүе уйларымны тормышка ашыра башларга зур этәргеч булды. Ә бит күпмебезнең хыяллары ышанычлы аркадашлар булмаганлыктан тормышка ашырылмый кала.​ Бөтендөнья татар конгрессының @tatarcongress Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның “Җиде утрау арасында“ фильмын халык арасында популярлаштыру тәкъдиме ​ Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның @rusminnikhanov IX Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены йомгаклары буенча йөкләмәләре исемлегенә керде. Нәрсә-нәрсә, ләкин эшеңне дәүләт әһелләре күрә икән яхшы күренеш.​ Эш барышында әлеге проект ​ татар һәм рус матбугатләренда да @tvtnv, @newstnv, @, @vatanymtatarstan, @akt_inform ​ киң яклау тапты. Шуның күрә Габдулла абый турында бик күпләр белде. Аллаһка шөкер, шуның нәтиҗәсе булып, безгә төрле яклап ярдәм кулы сузучылар да булды. Әлеге киң күңеллеләргә рәхмәтебез бик зур һәм аларның исемнәрен биредә күрсәтү дә урынлы булыр. Фәрит Уразаев Рима Сафиуллова @ Илдус Насыров Гөлчәчәк Фәтхулова @ Илһам һәм Лимария Идрисовлар гайләсе @limariya_idrisova Ленар Шәех @lenarshayeh Резедә Сәләхова @rezeda_saliakhova Зөлфәт Зиннуров @zulfat_zinnurov Раил һәм Зөлфия Шәмсуаровлар гайләсе @shams_gailese Илшат Рахимбай @irakhimbay Алмаз Галимов @galimov_almaz969 Рафаэль Янгиров Ольга Егорова Руслан Кузнецов Гүзәл Шәвәлиева Анастасия Силантьева Варина Тәзкирә Галиев Дәвир
Back to Top