Алинә Хәбибуллина / Шигырьләр / Современная поэзия

Татмедиа Junior аккаунтына языл: TELEGRAM: INSTAGRAM: TIKTOK: Aрадагы чакрымнарны без әле юк итәрбез, Картада буялган җиргә бермәл барып җитәрбез. Зәмһәрир суыкта дүрт йөз аерылуны җиңәрбез. Без кышкы җилдән кызарган йөзләр белән чибәрбез. Бәхет белән кисешүен телим һәркөн юлымның. Шимбә көнне син миндә бул, ә мин синдә булырмын. “Юләр“, диеп көлүләргә, үртәүләргә чыдарбыз. Телефонның будкасына кереп , җылынып чыгарбыз. Атылган йолдызларны без кесәләргә җыярбыз. Бар дөньяга гашыйк булып, үзебезне җуярбыз. Онытылып, урамнарның кирәклесен үтәрбез. Кинога кереп, җылыга изрәп йоклап китәрбез. Бәхеттән яки башыбыз, йә җир шары әйләнер. Тартылуга түзә алмый, күңелләр нык бәйләнер. Елармынмы, аңлагач та иртән сигез тулуын, Бу көтелгән очрашуның төштә генә булуын? Ела, дустым, күз яшьләрен кояшка ук чөярбез. Мәхәббәтле күзләр белән без барыбер чибәрбез. #tatmediajunior
Back to Top