Современная поэзия / Стихи про весну / Алинә Хәбибуллина / Шигырьләр 0+

Апрель! Әйдә, сиздермичә кил дә Тыныч кына кагыл иңнәремә. Кояшлы бер нокта куй син тизрәк, Җанны кыеп, эчтән иңрәвемә. Мин көтәргә әзер, тик кил генә. Яңгыр булып там син күзләремә. Җылы, ачык, хисле һәм рәхәт бул, Якты нур бүләк ит йөзләремә. Сагышларны өреп тарат та син Кочакка ал, җәйләр вәгъдә итеп. Калдыр кышкы авыр ул төннәрне Беренче кар кадәр генә итеп. Ә мин сине шигырьгә салырмын, Иҗекләп җыярмын, көнләп - түз. Март калдырган калын өч ноктага Җан өрергә кирәк тик өч сүз. Юк, белмисең ничек сагынуым Ак якалы озын күлмәгең. Апрель! Ашык! Җылы - тансык. Мин бит Б
Back to Top