«Кызларга»

Кызларга Әй, сылулар, сагынам да инде Сезнең кебек яшьнәр чагымны; Һәрбер йөрәк сиңа ялкын сирпи, Һәрбер караш була ягымлы. Таныш миңа сезнең ашкынулар Килгән мәлдә сөю сәгате. Яшерен сөю, эчтән янып-көю, Тыштан көлу – кызлар гадәте. Таныш тәүге газап, үкенүләр, Йөрәгемне ута салырлык; Син кыз бала булып тудың икән, Үзең белән тусын сабырлык. Оялудан йөзегезгә төшкән Алсу нурлар якын йөрәккә… Кызлар, сез бит гөлләр токымыннан, Гөлләр мохтаҗмыни бизәккә? Сөюегез гел үрләргә әйди Һәм үлемсез итә яуларда. Чәчкәләргә, беләм, тузан кунмый, Тик энҗеләр тама
Back to Top