Гимназиялеләр күпмилләтле укучылары белән горурлар

Балтач гимназиясе дә кунакларыбызны төрле милләт вәкилләренең биюләре белән каршы алды. Бу тагын бер тапкыр күпмилләтле районыбыз булуыбызны дәлилли һәм бездә һәрбер милләтнең гореф-гадәтләренә дә, телләренә дә хөрмәт бертөсле. Дәртле концерт номерларыннан соң кунаклар гимназиянең милли бизәкләр темасына багышланган күргәзмәсе белән танышып, 1 сыйныф һәм 4 сыйныфлар тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакльне тамаша кылдылар. Узган атнада гына тантаналы ачылган шахмат зонасы белән танышып, егет-кызларга алга таба да зур уңышлар теләделәр. Очрашуга ноктаны “Татар кызы – татар егете” конкурсында катнашкан балалар куйды. #baltaciru #балтач #балтаси #балтачрайоны #балтасинскийрайон #хезмэт #хезмәт #хезмәтгазе
Back to Top