«АГАЧ УТЫРТУ» БӘЙРӘМЕ

Биредә ел саен балалар өчен халкыбызның онытыла башлаган йолаларын, гореф-гадәтләрен, уеннарын яңартып “Кошлар көне”, “Каз өмәсе”, “Сөмбелә”, “Карга боткасы”, “Боз китү” кебек бәйрәмнәре уздырыла. Шунысы игътибарга лаек, аларны оештыруда балаларның әби-бабайлары, әти-әниләре дә бик теләп катнаша. Сүзебез Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы бистәсендәге “Гөлчәчәк” балалар бакчасы хакында бара. Шушы көннәрдә генә безнең хәбәрчебез Рамис Сафин бу бакчадагы “Агач утырту” дип аталган өмә йоласын күреп кайтты.
Back to Top