Саба урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 100 данә нарат үсентеләре утырттылар

Тирә - юнебезне ямьләндерүче, сулар һавабызны сафландыручы тиңсез хәзинәбез - урманнарны саклау, агачлар утырту - кешелеккә борынгы заманнардан олы вазыйфа булып йөкләнгән. Соңгы вакытта җир шарында табигать катаклизмнарының ешаюы, өермәле җил-давыллар күтәрелүен дә урманнарның юкка чыга баруы белән аңлаталар кайбер галимнәр. Димәк, тормыш кирәк-ярагы өчен генә түгел, яшәешебезнең иминлеген тәэмин итәр өчен дә кирәк безгә урманнар! Татарстан Республикасында игълан ителгән «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе урманнарны торгызу буенча киңкүләмле эш алып бара. Әлеге акция кысаларында республика буенча ике елда 82 миллион төп агач утыртуга ирешелгән. Әлеге экологик чарага райондашларыбыз да бердәм кушылды. Тулырак:
Back to Top