“Җиде утрау арасында фильмыннан өзек“
Монда яңалыклар, хәбәрләр язырга яратучылардан булмасам да, әлеге хәл турында сезгә әйтүне кирәк санадым. Минем өчен бик тә якын кешегә әйләнгән Габдулла абый вафат булган. Олы йөрәкле, курку белмәс, ана җанлы, нигез ныклыгын, авыл тарихын саклап, яклап, барлап яшәүче шәхесебез, чорыбыз бөеге мәңгелеккә китеп барды. Бер генә нәрсәгә сөенәм, соңгы күрешү дә Габдулла абыйның бәхетле йөз белән безне озатып калуы. Соңгы араларда аңа арткан игътибар, менә шул булгандыр әлеге бәхетнең сәбәпчесе. Бу шәхес турынд