Казанда тәре йөреше узды
Русиядә 4 ноябрьдә билгеләнүче Халык бердәмлеге көнендә Казан үзәгендә христианнар тәре йөреше уздырды. Казан Кирмәненнән башланган чарада дистәләгән мең кеше катнашты. Татарларга Хәтер көнендә урам йөреше, Казан кирмәнендә искә алу чарасы уздырырга рөхсәт бирелмәгән иде.