Казанда Яков Емельянов исемендге кершен мднияте згенд дби чара узды

Керәшен мәдәнияте һәм тарихы этник кыйммәтле хәзинә. Үз йолаларын, милли киемнәрен, дини тәрбия нигезләрен саклау, яшь буенга тапшыру аларның төп ниятләре. Шул уңайдан Казанда Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгендә әдәби чара узды. Яңа башланган ел республикабызда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булуы белән үзенчәлекле. Әдәби бәйрәмдә «Мәлки керәшеннәренең музыкаль-шигъри традициясе» һәм «Кукмара керәшеннәре 2021 елгы фольклор-этнографик экспедиция материаллары» җыр җыентыклары тәкъдим ителде. Дистә еллар дәвамында халыкның күңел сандыгын барлап, мәдәни җәүһәрләрне халыкка таныту зур хезмәт. Авылларда милли киемнәр, җырларның сакланып калуында элбәттә халыкның өлеше зур. Ул байлык өлкәннәрдән яшьләргә күчә. Китапта ноталары белән урын алган җырлар балалар өчен зур байлык.
Back to Top