Бүген Киров авылында өстәл теннисы ярышлары узды

Бүген, 27 февраль көнне Киров авылы мәдәният йортында инде 9нчы ел рәттән Ватанны саклаучылар көненә багышланган, Татарстанның атказанган икътисадчысы Нургалиев Миргазиян Нургали улы бүләгенә өстәл теннисы буенча районкүләм ачык турниры уза. Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: 18 яшькә кадәр 1 урын - Шакуров Булат 2 урын - Садретдинов Риназ 3 урын - Миргалимов Шәфкать 18дән 50 яшькә кадәрге ир-атлар арасында: 1 урын - Сарваров Ильназ 2 урын - Магьданов Айгиз 3 урын - Ибраһимов Ренат 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында: 1 урын - Сарваров Илхам 2 урын - Нурлыев Нурулла 3 урын - Сибгатуллин Илфак Кызлар арасында: 1 урын - Садретдинова Иркә 2 урын - Хузина Азилә 3 урын - Шигапова Камилә Абсолют чемпион булып Шакуров Булат танылды.
Back to Top