Эссе йд бер йотым чишм суы Сембик журналыны июль саны

Эссе җәйдә бер йотым чишмә суы – «Сөембикә» журналының июль саны Тышлыкта – төзелеш-сәнәгать сәүдә компаниясе заводы директоры Гөлнара Фәхриева. Җитәкче генә түгел, ул әле махсус хәрби операциясендә катнашкан егетләребезгә ярдәм итүче фидакарьләрнең берсе дә. Бу хакта «Йөрәк кушуы» язмасында. Татарча StandUp: татар кызлары шаярта беләме? Татарча стендап-концертларның төп героинялары белән таныштырабыз. «Ябыгам булгач ябыгам». Хатын-кызның һәрвакыт ябыгуы турында юморлы монолог. «Мин язмышны җиңдем» рубрикасының чираттагы герое – Марат Кадыйров. «Йөри алмас», – диләр аның турында табиблар. Ә ул гаилә корып кына калмый, үзе кебек мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә дә ярдәм итә. «Җиләкле җәй». Бу популяр җырның язылу тарихы «Бер җыр тарихы» рубрикасында. Укучыларыбыз яраткан «Без һәм алар» рубрикасында җырчы Илшат Вәлиев. Игътибырыгызга «Мин иң элек аның тыйнаклыгын күрдем...» язмасы Сарман бәлешен пешерә беләсезме? Белмәсәгез, «Аш-су» сәхифәсендә өйрәнә аласыз. Source: Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
Back to Top