Иҗади кичәсе Гөл Мирһади. Гульсина Мазитова “Мамык карлар“

Мамык карлар Эльвира Хаматнурова көе Гөл Мирһади сүзләре Мамык карлар оча җилләрдә Җәйләремдә кышлар килгән мени Мамык карлар оча тирәктән Күңелемә болыт кунган мени — Сагышларым тама йөрәктән(2) Җәйгә килеп кышлар адашкандай Мин адаштым чит-ят җирләрдә. Сокландырып чакыралар кебек: Мамык карлар оча җилләрдә Туган җирнең шаян табигате Эссе җәйдә буран уйната. Кышларымны,ап-ак карларымны Сагындыра һаман, уйлата(2) Җәйгә килеп кышлар адашкандай Мин адаштым чит-ят җирләрдә. Сокландырып чакыралар кебек: Мамык карлар оча җилләрдә Торган җирдә туган җирләр газиз Сагындыра хәттә карлары. Адашкан кош булып гомер узган Ике арадакалган зарлары. Җәйгә килеп кышлар адашкандай Мин адаштым чит-ят җирләрдә. Сокландырып чакыралар кебек: Мамык карлар оча җилләрдә
Back to Top