Рәдиф Гаташ шигыре: «Мин.. яратам бугай» / Татарча шигырь / Поэзия / Красивые стихи

Укый Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Булат Гатауллин. Аның турында уйланып мин Йокысыз үткәрдем төнне бүген; Янып чыктым. Әгәр дә шушы минутта Ул авырып ятса, янса утта? Әгәр дә ул каты сызланса? Маңгаен тотарга да кеше булмаса шушы минутта?! Төне буе мин янып чыктым. Әгәр дә бүген ул юлда булса. Бәлагә очраса? Караңгыда калса һәм уты сүнсә? Әгәр дә ул юлда булса? Төне буе мин янып чыктым. Әгәр дә ул бүген диңгездә? Шторм кубып, чайкалса дулкында? Давыл белән көрәшсә бу төндә Диңгездә! Төн буена мин янып чыктым. Мин авырыйм, мин саташам бугай... Ләкин нигә авырганда Үз хәлемне мин оныттым? Ник уйладым һәм кайгырттым аны шулай?! Мин авырмыйм. Мин... яратам бугай. Рәдиф Гаташ Без социаль челтәрләрдә: Telegram: Инстаграм: ВКонтакте: TikTok: Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видео
Back to Top