Әти. 4. “Безгә сез кирәк, әтиләр!“

Язгы урам буйлап икәү атлый. Әти һәм сабый. Аяз күктә балкыган кояш та, җылы яктан кайткан сайрар кошлар да, хәтта каядыр ашыккан кешеләр дә бу парга сокланып карап үтәләр. Сокланмаслыкмыни?! Баласын күтәргән әтинең адымнары ныклы, куллары көчле, йөзендә шатлык, аңлатып бетерә алмаслык бәхет, чиксез горурлык чагыла. Ул газиз сабыен – үз дәвамын, киләчәген күтәргән! Аның өчен эшли ул, аның өчен яши. Җил-яңгырлардан саклаячак, явызлыклардан яклаячак. Сабые өчен тау-ташларны җимерәчәк, кирәк икән – суга да төшәчәк, утка да керәчәк… Биек тауларга менәр өчен әтинең акыллы кинәшләре, көчле куллары кирәк. Безгә сез кирәк, әтиләр, бик кирәк! ************************************************************************ Материаллар: Кәрим Кара «Әти белән малай», хикәя – «Сөембикә» журналы, 2014, № 2 Зөлфия Фәтхетдинова «Ахирәтләр», хикәя – «Тулпар» журналы, 2003, № 1 Айсылу Нәгыймова «Ата белән бала мөнәсәбәте…» – «Сөембикә» журналы, 2016, № 11 «Ата-ананы беркем дә алыштыра алмый» – «Диләфрүз» гәзите, 2016, № 11 Шигырьләр: Фәнис Яруллин «Ком өстендә ике малай» Дилә Булгакова «Әткәйсез йорт ятим була икән» Рәдиф Гаташ «Сораулар» Җырлар һәм аларны башкаручылар: «Әткәй, китмә» Руслан Кираметдинов «Әти, китмә» «Казан егетләре» төркеме «Әбием» Галия Нәбиуллина «Кызыма» Илсаф «Мин синең колының» Маликовлар
Back to Top