Рәдиф Гаташ шигыре: «Мин.. яратам бугай» / Татарча шигырь / Поэзия / Красивые стихи
Укый Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Булат Гатауллин.
Аның турында уйланып мин
Йокысыз үткәрдем төнне бүген;
Янып чыктым.
Әгәр дә шушы минутта
Ул авырып ятса, янса утта?
Әгәр дә ул каты сызланса?
Маңгаен тотарга да кеше булмаса
шушы минутта?!
Төне буе мин янып чыктым.