Татарстанга дроннар һөҗүм итте. Реакция нинди?

Татарстанга дроннар һөҗүм итте. Блогер Рүзәл Минһаҗев шушы уңайдан янә Русия Украинага каршы башлаган сугышны яклап чыкты, ә “Алабуга“ икътисадый зонасы мөдире Тимур Шаһивәлиев 1815 елдагы Париж яулауларны искә алды. 2 апрель иртәсендә Алабуга белән Түбән Камага пилотсыз очкычлар килеп төште. Исегезгә төшерәбез: Алабугада дроннар җитештерелә, Русия бу дроннарны Украинадагы сугышта куллана, шушы дроннар белән украин шәһәрләрен утка тота. Хәзер менә сугыш өчен дроннар җитештергән Татарстанның үзенә дә һөҗүм ясалды. Киев бу хакта берни дәшми. Экспертлар исә Украинаның Алабугадагы дрон җитештерү цехларын утка тотарга тулы хокукы бар дип сөйләгән иде. Русия Украинага каршы сугышын 2022 елны
Back to Top