Татарстанга янә дроннар һөҗүм итте. Инде 4нче тапкыр

Бүген, 23 майда, Татарстанның Түбән Кама һәм Алабуга районнарында пилотсыз очкычлар бәреп төшерелде. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле бу — Татарстанга оештырылган инде 4нче шундый һөҗүм. Бүген, 15 майда булган һөҗүм вакытында кебек үк (узган атнада дронны Югары Ослан районында бәреп төшергәннәр иде), беркем дә зыян күрмәгән диелде. Шулай да, “Танеко“, “Казаноргсинтез“ кебек сәнәгать оешмалары хезмәткәрләре эвакуацияләнде, ә Казан һәм Бигеш халыкара һава аланнары берничә сәгатькә ябылып торды. Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 820нче көне. Бүгенге инцидент — Татарстан күгендә пилотсыз очкычлар бәреп төшерелүнең инде 4н
Back to Top